ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Малышева дөньядагы иң яхшы диетаны атады

23 июнь 2019, 16:48

Телевидениедә тапшырулар алып баручы фикеренчә, ябыгу өчен көненә 1,2 килограмм яшел тәмләткеч ашарга кирәк.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Телетапшырулар алып баручы, Россиянең атказанган табибы Елена Малышева Урта диңгез диетасын дөньяда иң яхшысы дип атады. Бу хакта ул Беренче каналда «Бүген кич» программасы эфирында белдерде.

Телевидениедә тапшырулар алып баручы үзенең сүзләрен 41 диета өйрәнгән һәм ябыгу тизлеге, сәламәтлеккә йогынты, нәтиҗәне озак вакытка саклап калу һәм баланслылык күрсәткечләре нигезендә рейтинг төзегән тикшеренүләр авторларына нигезләнеп аңлатып үтте.

«Урта диңгез диетасы - көнгә 1200 грамм яшел тәмләткечләр, бер чиләк яшел тәмләткечләр ул. Шуңа күрә Урта диңгез диетасы калорийлыкны чикли алмый: 1200 грамм яшел тәмләткеч куллансагыз — башка берни дә теләмисез», — диде Малышева.

Аның сүзләренчә, яшел тәмләткечләрдән тыш диета балык, диңгез продуктлары, зәйтүн мае, тоташ төрле ярмалар, кузаклылар һәм кызыл итне дә үз эченә ала. Аның сүзләренә караганда, еш кына диетага кызыл шәраб кертәләр, әмма ул анда булырга тиеш түгел.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10