ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ"да 2019 елга КФУның татар бүлегенә кабул итү турында сөйләшәчәкләр

23 июнь 2019, 17:02

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 24 июньдә, 11:00 сәгатьтә, "Татар-информ"да КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына һәм Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенә 2019 елга кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конфренциясе булачак. 

Чарада Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Фиология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова катнашачак

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10