ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Татарстанда 28 иң яхшы балалар бакчасына грант биреләчәк - "Мәгариф"

24 июнь 2019, 07:41

Казанда 78 билингваль балалар бакчасы эшли.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ", "Мәгариф", Айгөл Юнысова). Татарстанда елдагыча «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты ияләрен сайлап алачаклар. Республиканың 28 алдынгы балалар бакчасына 500 мең сум күләмендә грант тапшырылачак, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс үткәрү вакыты бераз кичектерелүенә карамастан, грант ияләре быел да ачыкланачак», - диде ул.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына узган елны 30 балалар бакчасы ия булган иде.

Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, бүләк мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларга татар һәм рус телләрен югары дәрәҗәдә укыткан өчен бирелә. Мисал өчен, Казанда гына 78 билингваль балалар бакчасы эшли. Аларда сабыйларны укыту татар телендә алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10