ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов вазифасыннан китте

24 июнь 2019, 11:22 , Фото: Султан Исхаков/архив

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов вазифасыннан китте Ул, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән вазифасыннан азат ителгән.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов вазифасыннан азат ителде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Башка эшкә күчү сәбәпле, Нагуманов Тимур Дмитриевичны ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасыннан азат итәргә", - диелә әлеге документ текстында.

Татарстан Президентының УП-356 указы 2019 елның 22 июнендә имзаланган. 

Бүген Әлмәт районында район советы депутатларының чираттан тыш сессиясендә яңа башлыкны тәкъдим итәчәкләр. "Татар-информ" агентлыгы белешмәләре буенча, әлеге вазифага кандидатлар исемлегендә Тимур Нагуманов бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10