ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан паркларында тычкан бизгәге белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән

24 июнь 2019, 12:09

Сәламәтлек саклау министрлыгы эпидемиологы әйтүенчә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгәндә, чир йоктыру куркыныч юк.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Мессенджерларда Казан урманнарында эпидемия таралу турындагы видео чыкканнан соң, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова Горки-Әмәт паркында булды.

“Казанның Горки-Әмәт яки башка парклары белән бәйле яңа зарарлану очраклары теркәлмәде. Әйе, хәзер чынлап та тычкан бизгәге белән авыру арта, әмма ул көтелгән иде һәм уртача күпьеллык күрсәткечләрдән югары түгел”, - дип сөйләде Наталья Ивойлова.

Эпидемиолог әйтүенчә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгәндә чир йоктырудан котылып була. Моның өчен кулларны яхшылап юарга, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юып ашарга, җирдә аунамаска һәм җирдән бернәрсә дә алмаска кирәк.

  • Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстанда тычкан бизгәге эпидемиясе башлануы турында хәбәр таралгач, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ашыгыч матбугат конференциясе уздырды.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе агентлыкка Татарстанда геморрагик бизгәк эпидемиясе булмавын әйтте. 

 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Дорогие гости Горкинско-Ометьевского леса, спешим вас успокоить и убедительно просим не верить сообщениям о якобы начавшейся эпидемии мышиной лихорадки, которые появляются в мессенджерах и соцсетях. ⠀ Сегодня главный эпидемиолог Министерства здравоохранения РТ Наталья Ивойлова специально посетила Горкинско-Ометьевский лес и сообщила, что случаев заболеваний геморрагической лихорадкой, связанных с отдыхом в Лесу, не зарегистрировано. Каждый год в мае – июне идет подъем заболеваемости, но эпидемиологический порог не превышен. ⠀ За этот летний сезон территорию Горкинско-Ометьевского леса дважды обрабатывали от насекомых и грызунов. Чтобы обезопасить себя и не заразиться мышиной лихорадкой, важно соблюдать правила личной гигиены и следить за этим у детей: тщательно мойте руки перед едой и сами продукты, пейте только бутилированную или кипяченую воду, не подбирайте ничего с земли. ⠀ #горкинскоометьевскийлес #kazanles

Публикация от Горкинско-Ометьевский лес (@kazanles)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10