ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

"Манеж" күргәзмәләр залында "Коръән – аһәң нуры" күргәзмәсе эшләячәк

24 июнь 2019, 12:31 , Фото: dumrt.ru

Күргәзмә көн саен сәгать 10.00нан 18.00гә кадәр (касса 17.30 кадәр), җомга көннәрендә 11.00дән 20.00гә кадәр (касса 19.30 кадәр) эшли.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыелмасыннан тарихи яктан әһәмиятле һәм сәнгати бизәлешле кулъязмалардан торган, гарәп телле текстларны тәшкил иткән бай Коръән коллекциясен тәкъдим итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы тарафыннан Коръәннәрнең уникаль коллекциясе 1995 елдан башлап, Кол Шәриф мәчете төзелешенә нигез салынгач формалаша башлады.

Шул вакыттан җирле халык, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән татар-мөселманнар революциягә кадәр басылган Коръән басмаларын, аның татар телендә язылган аңлатмаларын һәм Коръән фәннәре буенча нәшер ителгән дини китапларны булачак мәчеткә бүләк итеп тапшырдылар. Бу традиция бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Коллекцияне Коръәннең хәзерге басмалары һәм Коръәннең борынгы кулъязма факсимиле бизәп тора – аларны дәүләт җитәкчеләре, иҗтимагый-сәяси һәм дин эшлеклеләре, Төркия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан, Палестина Автономиясе, Иран һәм башка күп кенә илләрнең танылган мәдәният әһелләре һәм фән эшлеклеләре тапшырган.

Күргәзмә көн саен 10.00дән 18.00гә кадәр (касса 17.30 кадәр), җомга көннәрендә 11.00 дән 20.00гә кадәр (касса 19.30 кадәр) эшли.

Билет бәясе: өлкәннәр өчен 150 сум, студентлар һәм пенсионерлар өчен 100 сум, 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен керү бушлай. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10