ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

КФУда татар һәм инглиз теле белгечлеге алганнарның 90 проценты инглиз теле укыта

24 июнь 2019, 14:01 , Фото: Александр Эшкинин

КФУда татар һәм инглиз теле белгечлеге алганнарның 90 проценты инглиз теле укыта Әлеге күренешне декан мәктәпләргә татар теле укытучыларына ихтыяҗ кимрәк булу белән аңлатты.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Педагогик белем бирү. Татар теле, әдәбият һәм чит тел” белгечлеген үзләштерүчеләрнең 90 проценты, укуларын тәмамлаганнан соң, инглиз телен укытырга китә. Бу хакта әлеге институт деканы Рамил Мирзаһитов "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә әйтте.

Рамил Мирзаһитов КФУда педагогик юнәлештә татар теле белән тагын бер чит тел белгечлеген үзләштерү алымының 1995 елдан бирле булуын әйтте. “Беренче белгечлек татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса, икенче белгечлек башка төр укытучы була. Узган ел укып бетергәннәрнең 90 проценты мәктәпләргә инглиз теле укытырга китте”, - диде ул. Әлеге күренешне декан мәктәпләрдә татар теле укытучыларына ихтыяҗ кимрәк булу белән аңлатты.

“Авыл җирлегендә, гадәттә, укытучылар сәгатьләр җыю өчен берничә фән укыта. Шуңа күрә, татар теле һәм әдәбият белән беррәттән, әйтеп үтелгән юнәлешләр буенча да эш алып баралар. Алар, мәсәлән, инглиз, кытай, төрек теле укыта ала”, - дип ачыклык кертте КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

  • Киләсе уку елына КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Педагогик белем бирү. Татар теле, әдәбият һәм инглиз теле” белгечлегенә 20 бюджет урыны, “Филология. Татар теле һәм әдәбияты, журналистика” юнәлешендә 20 бюджет урыны бүлеп бирелгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10