ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Анталиянең кичке Сабан туенда меңгә якын кеше катнашкан

24 июнь 2019, 13:26 , Фото: Лилия Вафина

Анталиянең кичке Сабан туенда меңгә якын кеше катнашкан Сабан туе халык бәйрәме итеп оештырылган, рәсми чыгышлар булмаган, барлык балаларга уенчыклар бүләк ителгән.

(Истанбул, 24 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Урта диңгезнең Анталия ярында кичке сәгатьләрдә үткән Сабан туена меңгә якын кеше җыелган - Татарстаннан гына түгел, Башкортостан, Эстония, Украина, Кавказ төбәгеннән дә татарлар килгән. Бу турыда оештыручыларның берсе - Анталия татарлары җәмгыяте активисты Фәнис Зыялы хәбәр итә.

Бәйрәм программасы Казан сөлгеләре асылган колга белән бүләк җыюдан башланып киткән, алга таба җыр-биюләр һәм төрле уеннар, бәйгеләр, спорт ярышлары белән үрелеп барган. Фәнис Зыялы әйтүенчә, Сабан туе халык бәйрәме итеп оештырылган, анда рәсми чыгышларга урын бирелмәгән. “Рәсмилек булган җирдә атмосфера башка төрле була, шунлыктан һәркемгә сәхнәгә чыгып сүз әйтә алу иреге, теләгән һәркемгә җырлап, биеп, шигырь сөйләп күрсәтү мөмкинлеге бирергә тырыштык”, - диде ул.

Сабан туе программасын татар, башкорт һәм төрек телләрендә Фәнис Зыялы җырчылар Лира Гайнетдинова һәм Линар Хаҗиев белән бергә алып барган. Анталия татарлары чакыруы буенча кунак булып Татарстаннан җырчылар Нурзадә, Илгиз Шәйхразиев, шагыйрә Йолдыз Шәрапова килгән. Анталияле татарлар да да җыр-бию осталыкларын күрсәткәннәр,

Анталиянең кичке Сабан туенда балалар мәйданчыгы да оештырылган. Анда һәр бала уеннарга, бәйгеләргә катнашкан. Сабан туендагы барлык балаларга Истанбул мэриясенең Идарә комитеты әгъзасы Хакан Баһадыр һәм Анадолу хәбәр агентлыгының Истанбул бүлекчәсе рәисе Хөсәен Алтыналан тарафыннан җибәрелгән уенчыклар бүләк ителгән.

Анталия кичке сабан туена Аланиядә яшәүче татарлар махсус автобус белән килгәннәр, шулай ук Мәрсиндәге татарлар, төбәктәге месхет, төрекмән, кырым татарлары җәмгыяте вәкилләре дә катнашкан. Шулардан Җәсурхан Байдыр: “Бу бәйрәмдә без татар милләтен якыннан таныдык. Уңганлыклары, җыр-биюгә, аш-суга осталыклары, кунакчыллыклары күзгә ташланып тора. Оештыру эше югары дәрәҗәдә куелган”, - дип фикерләре белән уртаклашты.

Анталия кичке сабан туе Татарстан ярдәменнән башка, Оксана Назарова, Фәнис Зыялы, Халидә Әхмәтова тарафыннан Коньяалты районы хакимияте, “Koçak Saat” кибете, “Cenap Düzgün” мәгариф оешмасы, “Yemen Kahvecisi” кафелар челтәренең финанс булышлыгы белән оештырылган. Анда Саба осталарының милли кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән, Халидә Әхмәтова һәм ярдәмчеләре тарафыннан татар милли ашлары ярминкәсе үткәрелгән. Бәйрәм “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10