ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Хәрби частьтә чыккан янгын аркасында, Казахстандагы шәһәрне эвакуациялиләр

24 июнь 2019, 13:41

Зыян күргән 16 кеше хастаханәгә озатылган.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Казахстанның көньягындагы Төркестан өлкәсендә хәрби частьтә чыккан янгын сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Бу хакта төбәк башлыгы Умирзак Шукеев хәбәр иткән, дип яза РИА Новости .

“Төбәк буенча гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде, барлык районнар, якын-тирәдәге торак пунктлар мобилизацияләнде. Бу хәлнең масштабларыннан чыгып карасак, шәһәрне тулысынча эвакуацияләргә кирәклеген күрәбез”, - диде ул.

Илнең Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, Арысь шәһәре янында урнашкан арсеналларның берсендә янгын чыккан. Сугыш кирәк-яраклары шартлый башлаган. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Хәрби часть янында урнашкан торак йортларда яшәүчеләр эвакуацияләнгән. Зыян күргән 16 кеше хастаханәгә озатылган.

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга боерды. Урынга оборона министры Нурлан Ермекбаев килгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10