ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Дәүләт Думасы уку йортларында бюджет урыннары кимү турындагы хәбәрне кире какты

24 июнь 2019, 16:06

Мәгариф һәм фән буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Вячеслав Никонов, бюджет урыннарын санауны арттырырга кирәк дигән фикердә.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Мәгариф һәм фән буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Вячеслав Никонов 2024 елга югары уку йортларында бюджет урыннарын 17 процентка киметү турындагы мәгълүматны кире какты. Депутат үзенең Facebook битендә “Известия” газетасы мәкаләсен шәрехләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Никонов сүзләренчә, хәзерге вакытта демографик хәл үзгәрү сәбәпле, мәктәпләрдә чыгарылышы укучылары саны арта. Шуңа күрә бюджет урыннарын санауны арттыру күздә тотыла.

“Бюджет урыннары саны кимемәячәк. Мондый хәл булмасын өчен мәгариф турындагы законның формуласын үзгәртергә кирәк. Аның буенча, 17-30 яшьлек 10 мең кешегә югары уку йортларында 800 бюджет урыны булырга тиеш. Хәзер демография үзгәрә, мәктәпләрдә чыгарылыш укучылары саны арта башлады. Шуңа күрә 800 санын да үзгәртергә кирәк һәм бу эшләнәчәк тә”, - дип язды ул.

Никонов, илнең киметүгә түгел, ә белемле кешеләргә мохтаҗ булуын да әйтте.

Дүшәмбе көнне “Известия” газетасы Хөкүмәтнең Федераль Җыенга докладына сылтама белән, мәгариф сәясәте, 2024 елга университетларда бюджет урыннарын киметү турында хәбәр итте. Докладтан күренгәнчә, басма мәгълүматлары буенча, агымдагы ел белән чагыштырганда, 2020 елда бюджет урыннары 2 процентка кимиячәк. Шуннан соң күрсәткеч ел саен 4 процентка кимеп барачак һәм 2024 елга 432,2 меңне тәшкил итәчәк (2019 елда 518,4 мең).

Шулай ук “Известия” ул вакытка абитуриентлар саны 15 процентка артып, 713,8 мең булачак (2019 елда 713,8 мең,, 2024 елда 823,8 мең булачак) дип яза. Укырга кергән вакытта, хәзерге 1,4 кеше урынына, конкурс бер урынга 1,9 кешене тәшкил итәчәк. Газета белдерүенчә, абитуриентлар саны үсү, Россия югары уку йортларына керүче чит ил кешеләренең артуы белән бәйле.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10