ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Путинның фамилиядәше Бердәм дәүләт имтиханында 300 балл җыйган

24 июнь 2019, 15:29

Александр Путин математика, рус теле һәм физикадан иң югары балларны җыйган.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Томск өлкәсендә чыгарылыш укучысы Александр Путин Бердәм дәүләт имтиханында 300 балл җыйган. Ул Мәскәүнең физик-техник институтында (МФТИ) укырга һәм карьерасын космик тармак белән бәйләргә планлаштыра. Бу хакта гимназия директоры Ирина Мирошниковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә дип яза “Башинформ” агентлыгы.

“Александр математика, рус теле һәм физикадан иң югары балларны җыйды. Бик тәртипле, тыйнак, максатчан егет. Ул бездә беренче сыйныфтан бирле укый. Һәрвакыт физика, математика олимпиадаларында катнашты. Ул күбрәк техник якка тартыла, әмма бик күпкырлы: полиатлон буенча спорт мастеры кандидаты һәм музыка белән шөгыльләнә. Укуын Мәскәүдә, физик-техник институтта дәвам итәргә һәм космик тармакта эшләргә тели”, - дип сөйләде гимназия директоры.

Ул Александрны тәрбияләүдә әти-әнисенең өлеше бик зур булуын да әйтте. “Бик яхшы әти-әни, гаилә. Бу аларның зур хезмәте”, - диде директор.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10