ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тубыл татарлары "Искер җыен"га әзерләнә

24 июнь 2019, 16:48

Чара 2 август көнне "Искернең тарихи язмышы" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе белән ачылачак.
(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Август башында Төмән өлкәсенең Тубыл каласында унөченче тапкыр "Искер җыен" узачак. Бу хакта Тубылның себер татарлары мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Чара 2 август көнне "Искернең тарихи язмышы" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе белән ачылачак. 
 
3 августта фестиваль кысаларында оештырыла торган катым-аш, спорт ярышлары үтәр дип планлаштырыла. Икенче көнгә исә барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү ниятләнә. Шул ук көнне, ягъни 4 августта фестиваль кунаклары катнашында йомгаклау концерты да булачак, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10