ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төрекмәнстан сәнгать осталары Казанда Сабантуйга багышланган концерт куйды

24 июнь 2019, 15:15 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Төрекмәнстан сәнгать осталары Казанда Сабантуйга багышланган концерт куйды
 Бәйрәм Төрекмәнстан мәдәният министры Атагельда Шамурадов һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында узды.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Камал театрында Төрекмәнстан сәнгать осталары концерты булды. Артистлар республика башкаласында Сабантуй бәйрәме һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның рәсми сәфәре уңаеннан чыгыш ясадылар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәне Төрекмәнстанның атказанган артисты Довлет Аннагельдыев ачты, Төрекмәнстан һәм Татарстан Президентларына ике халык дуслыгын ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәм Төрекмәнстан мәдәният министры Атагельда Шамурадов һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, төрекмән диаспорасы вәкилләре, балалары белән төрекмән гаиләләре, Төрекмәнстаннан килгән Казан югары уку йортлары студентлары, шулай ук төрле милли-мәдәни автономияләр вәкилләре катнашында узды.

Төрекмәнстанның халык артистлары Гөлшат Гурдова, Аннангулы Мыратдурдыев, Парахат Амандурдыев, шулай ук эстрада йолдызлары Зөләйха Какаева һәм Әхмәт Атаджанов концертны дуслык һәм тынычлык турындагы җырлар белән ачтылар.

Программада халык инструментлары, заманча композиторларның әсәрләре яңгырады, тамашачыларны популяр вокаль һәм хореографик композицияләр белән куандырдылар. Сәхнәгә Дәүләт оркестры, дәүләт фольклор ансамбле һәм төрекмән иҗат коллективлары музыкантлары чыкты. Концерт тулы аншлаг белән узды.

Татарстан артистларыннан сәламләү номерын Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итте – тамашачылар танылган «Гармун» вокаль-хореографик композициясен җылы кабул итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10