ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Кравченко: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышын халыкка хәбәр итәргә кирәк

24 июнь 2019, 15:37 , Фото: Рамиль Гали

Кравченко: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышын халыкка хәбәр итәргә кирәк Татарстанга «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумының контроль төркеме килде.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия төбәкләре халкына илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында хәбәр итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» Генераль Советы Президиумының илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме белән узган киңәшмәдә Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты әгъзасы, контроль төркеме координаторы урынбасары Владимир Кравченко хәбәр итте.

«Халык белән диалог кирәк. Кайбер төбәкләрдә халыкның илкүләм проектлар турында хәбәрдарлыгы түбән. Бергәләп хәл итәргә кирәк булган проблема бу. Монда да социаль челтәрләрдә эш беренче планга чыга», - диде сенатор.

Ул шулай ук норматив-хокукый актларны үзгәртү буенча эшнең мөһим булуын әйтте. Моннан тыш, Кравченко фикеренчә, федераль бюджетка төзәтмәләр керткәндә 13нче дип аталган илкүләм проект - магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү буенча комплекслы план чыгымнарын арттырырга кирәк. «Барлык субъектлар да монда акча җитәрлек булмау мәсьәләсенә игътибар итә», - диде ул.

Татарстанда каралган объектлар турында сөйләгәндә, сенатор: «Биредәге архитектура һәйкәлләреннән башлап ІТ-парк һәм технопаркларга кадәр объектлар зур тәэсир калдырды», - диде.

«Татарстан өчен, сезнең казанышларыгыз өчен горурлык хисе туа. Татарстанга килгәндә, тәҗрибә уртаклашу беренче урынга чыга. Монда, мәсәлән, халык белән эшләү технологияләренә, мәгълүмат алмашуга, «Цифрлы икътисад» кысаларында сервислар эшенә өйрәнергә кирәк. Ышанам, безнең бурыч – контрольлек итүгә караганда күбрәк тәҗрибә алмашу», – диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10