ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Наркоманиянең иң югары дәрәҗәсе булган төбәкләр аталды

24 июнь 2019, 16:26

Антирейтинг лидерлары - Мәскәү һәм Чиләбе өлкәләре, шулай ук Хакасия.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). "Аек Россия" белгечләре наркоманиянең иң югары дәрәҗәсе булган төбәкләрне атады. Бу хакта оешма хәбәренә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Рейтингны төзү өчен Россия статистика хезмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының рәсми статистикасын, шул исәптән наркотиклар һәм психотроп матдәләрне артык кулланудан үлүчеләр саны турында мәгълүмат кулланылды.

Антирейтинг лидерлары - Мәскәү һәм Чиләбе өлкәләре, шулай ук Хакасия. "Аек Россия" мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә бу төбәкләрдә хәлләр начарланган.

Наркотиклардан иң ирекле төбәкләр - Ненец автономияле округы, Архангельск өлкәсе һәм Чечня.

Документта күрсәтелгәнчә, рейтингның максаты - Хөкүмәткә һәм Федерация Советына гражданнарның сәламәтлеген наркотик янаулардан саклауның комплекслы системасын эшләргә тәкъдим итү.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10