ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Яңа җирдә яңача: маймыллар эшләп ашаячак - "Ватаным Татарстан"

24 июнь 2019, 17:57 , Фото: Владимир Васильев

Яңа җирдә яңача: маймыллар эшләп ашаячак - Август ахырында башкалабызда “Замбези елгасы” дип аталган яңа зоопарк ачыла.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова). Август ахырында башкалабызда яңа зоопарк ачылачак. Казан мэры Илсур Метшин әйтмешли, монда кергәч, үзеңне Мадагаскарда кебек хис итәсең.

Яңа зоопаркта төзелеш эшләре тәмамланып кына килә әле. Әлегә хайваннарны түгел, алар өчен әзер урыннарны гына күрергә мөмкин. “Замбези елгасы”н­дагы корылмалар Африканы хәтерләтә. Анда 34 төр Африка хайваны: фил­ләр, жирафлар, мөгезбо­рын­нар, гориллалар, шимпанзе һәм башка безнең өчен ят җән­лекләр яшәячәк. Казанга гамадрил, тәвә кошы, ташбака, сурикат, даман, арыслан, зәңгәр гну кайтартылган инде. Марабу, фламинго, сип, торна, кафр каргасы, челән, зебра, гепард, лемурларны кайтарту буенча килешү төзел­гән. Алар барысы да иганәче­ләр акчасына сатып алынган. Зоо­парк­ның иске өлешендә исә 160 төрдән артык хайван, җәнлекләр яши.

– Дүрт бала әтисе буларак, миңа зоопарк килеп керүгә ошады. Чынлап та, монда Мадагаскардагы кебек булачак. Арысланнар, фил­ләр, юлбарыслар, зебралар, лемурлар йөрия­чәк, – диде Казан мэры Илсур Метшин. – Зоопарк тө­зе­ле­шен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­нов та кон­трольдә тота. Респуб­лика хал­кы, кунаклар, биг­рәк тә сабыйлар өчен зур бүләк бу. Дөрес, эш озаккарак сузылды. Шулай да без аны 1 августка тә­мам­ланыр дип уйлыйбыз. Шушы вакытка әкрен­ләп хайваннар белән дә тулыланыр дип көтәбез. “Замбези елгасы” дип аталган Африка өлешен 41 проценка тутырдык инде. Без монда нәселле хайваннарны гына алачакбыз. Киләчәктә үр­чеп, нәсел калдырырлык булсын дип план­лаштырабыз. Ил күлә­мендә үрнәк зоопарк булдырасы килә. Без, тизрәк ачылып, халык бу могҗи­заны күрсен дип уйласак, белгечләр башкача фикер йөртә. Әле бит ул хай­ван­нар­ның безнең ти­рә­леккә ияләшәсе дә бар. Шуңа күрә иң элек аларның “телен аң­лаучылар” сүзенә колак салачакбыз. Шуңа күрә зоопаркка хайваннарны чират буенча гына кү­черәбез.

2021 елны көтәсе

Җанварларны, инде әйт­кәнебезчә, иганәчеләр яр­дә­мендә сатып алганнар. Шул максатка 114 миллион сум акча җыелган. Казан зоо­паркының яңа өлеше Рос­сия­дә әле тиңе булмаган Африка филләре белән дә шаккатырачак. Берсе берсе­нең авырлыгы 12 тонна булачак, ди. Казанга дүрт фил кайтачак. Алар өчен биредә барлык мөм­кинлек­ләр тудырылган. Яшәр өчен урыннары да иркен, су коену өчен шарлавыклар ясалган.

– 2021 елда зоопарк тулыланып бетәчәк. Шуннан соң иске өлешендә төзелеш эшләре башланачак. Кабан күленең икенче ягында Көньяк Америка хайваннары яшәр дип планлаштырабыз, – ди Казан зоопаркы директоры Фәнис Нурмө­хәм­­мәтов.

Тагын бер үзенчәлек – яңа территориядә без кү­рергә ияләшкән читлекләр булмаячак. Хайваннар ке­ше­ләрдән бер җирдә калын пыяла, икенче урында зур канау, су белән бүленәчәк. Әйтик, фил яшәгән урын бер яктан стена, икенче яктан су белән әйләндерелеп алыначак. Бары тик аерым төр хайваннар гына чит­лектә яшәя­чәк. Моннан тыш саванна дигән җир булачак, анда зур күл ясыйлар. Хайваннар шунда төшеп су эчеп, коенып чыга алачак. Гомумән, яңа зоопаркта яхшы шартлар тудырыла. “Биредә яшәү­­челәр өчен берьюлы ике бина төзелә: берсе – җәйге, икенчесе кыш өчен. Эшебез әнә шуңа озакка сузылды”, – ди зоопарк директоры.

Бегемотны күреп булачак!

Маймыл төрләре дә артачак. Моңарчы бездә булмаган гориллалар кайтарылачак. Фәнис Нурмөхәм­мәтов әйтүенчә, аларга та­бигать­тә­ге кебек шартлар тудырылачак. “Маймыллар өчен махсус читлек ясалды. Алар гел хәрәкәттә булсын өчен шулай эшләдек. Ризыкны да төрле урынга куячакбыз. Алар аны эзләп табып ашарга тиеш”, – ди ул.

Яңа зоопаркны иске өлеше белән чагыштырып та булмый. Хәтерләсәгез, анда бер зур бегемот бар иде. Тик, ни хикмәт, күпме генә килсәң дә, башын судан чыгармыйча тилмертте. Яңа­сын­да да булачак бегемотлар. Башта акларны алмакчы булганнар. Килешүләр төзе­гәнче, бу төрнең юкка чыгуы билгеле булган. Шулай итеп Казанга каралар кайткан. Дөрес, алары акларына караганда көйсезрәк тә, характерлары да хәйран гына икән.

 – Халыкка күбрәк экзотик хайваннар күрсәтәсе кил­де, – ди директор. – Алар­­ны ашатырга да мөм­кин булачак. Моның өчен зоопаркта махсус ризык сатыла. Шулай ук фотога тө­шәргә дә мөмкин булачак. Тәртип бозучыларны, хайваннарга зыян салучыларны да күзәтеп торыр өчен, 100­дән артык камера куелган.

 

Кешеләрне камера кү­зәтсә, хайваннарны “электр көтүче” тәртиптә тотачак. Ерткычлар үз “йорт­лары”н­да иркен йөрсә дә, читкә чыга алмаячак. Артык адым атласалар, аларны ток чеметтереп алырга мөм­кин. Зоопарк директоры, 12 вольт­ның аларга зыяны юк, дип ышандырды.

 14 гектарга җәелгән зоопаркны әйләнеп чыгар өчен кимендә 3 сәгать кирәк. Шуңа күрә биредә ял итү урыннары, кафе-ресто­ран­нар эшләр дип көтелә. Бала белән килгән әниләр өчен дә уңайлы бүлмәләр булачак. Зоопаркның иске өле­шенә керү бәяләре шул килеш кала. Ә менә яңа өлеше кыйм­мәтләнәчәк. Олыларга – 250, балаларга 150 сум булыр дип көтелә. Бу эшләр беткәч, иске өлешендә тө­зекләнде­рү эшләре башланачак. Анда Россия тө­бәк­ләрендә: Көн­батыш Себер тайгасында, Ерак Көнчы­гышта, Врангель утравында яши торган җән­лекләр урын алачак. Аннан соң Кабан кү­ленең икенче ягында “Амазонка елгасы” өлешен – Көньяк Америка мәйданын төзи башларга ниятлиләр. Бер ярдан икен­чесенә чыгу өчен күпер салу да планлаштырыла. Шуннан соң Казан зоопаркының гомуми мәй­даны 21 гектарга җи­тә­чәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10