ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Тимур Нагуманов сентябрьдә сайлаудан соң Әлмәт районын җитәкләргә мөмкин

24 июнь 2019, 18:03 , Фото: архив/Султан Исхаков

Тимур Нагуманов сентябрьдә сайлаудан соң Әлмәт районын җитәкләргә мөмкин
 Әлмәт депутатлары Татарстанның элеккеге бизнес-омбудсменын районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп раслады.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Тимур Нагуманов 8 сентябрьдә көзге сайлау вакытында район советы депутаты мандатын ала алса, Әлмәт районы башлыгы вазифасында эшли башларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Район башлыгы итеп җирле совет депутаты билгеләнә. Ә Тимур Нагуманов әлегә район советы депутаты түгел. Шуңа күрә аны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләделәр. Бу статус Нагумановка район җитәкчесе эшчәнлеген тулысынча алып барырга мөмкинлек бирә. Ә көз көне узачак сайлау нәтиҗәләре буенча, аны хезмәттәшләре - депутатлар сайлаганнан соң, башлык була ала», – диде Галимова.

Татарстанның элеккеге бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов бүген район советы сессиясендә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп расланды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты исеменнән халык ышанычлыларына кандидатураны тәкъдим итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10