ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Германиядә «Нәни Эйнштейннар» сериалын төшерү урынында булды

24 июнь 2019, 20:47 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Германиядә «Нәни Эйнштейннар» сериалын төшерү урынында булды
 Татарстан Президентына Эрфурт немец шәһәрендә балалар медиаүзәге буенча экскурсия уздырдылар.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Эрфурт шәһәрендә «Нәни Эйнштейннар» дип аталган яшьләр сериалын төшерү мәйданчыгында булды. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов өчен балалар медиаүзәге территориясе буенча экскурсия уздырдылар. Аерым алганда, Татарстан Президентына «Нәни Эйнштейннар» сериалын төшерү мәйданчыгын күрсәттеләр», - диелә хәбәрдә.

Яшьләр сериалының беренче сериясе егерме ел элек чыккан иде. Телевизион цикл сәләтле балалар өчен «Эйнштейн сарае» ябык пансионы укучыларының үзара мөнәсәбәтләре турында сөйли.

Балалар медиаүзәге 2007 елда ачылган. Ачылганнан соң ук биредә «Нәни Эйнштейннар» сериалын төшерү мәйданчыгы оештырылган. Медиаүзәк базасында балалар һәм яшүсмерләр өчен башка видеоконтент та: фильмнар, сериаллар һәм телетапшырулар оештырыла. Әйтик, соңгы ике елда биредәге телестудияләр балалар өчен йөзгә якын нәфис фильмы чыгарган.

  • Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ил Премьер-министры чакыруы буенча Тюрингиягә эш сәфәре белән килде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10