ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Зөләйха күзләрен ача» фильмы «Иң көтелгән экранизация» номинациясендә җиңде

24 июнь 2019, 20:52

2019 елда экраннарга чыгачак әлеге мини-сериал «Читка» беренче кинофестивале экранизациясе номинацияләренең берсен алды.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Читка» беренче кинофестивале экранизациясенең «Иң көтелгән экранизация» категориясендә җиңү яулады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә «Космос» кинотеатрында узды. Сергей Урсуляк җитәкчелегендәге жюри составына актриса Алена Бабенко, язучылар Алексей Иванов һәм Александра Маринина, режиссер Владимир Котт керде.

«Бу без бәхәсләшмәгән, бердәм фикергә килгән бердәнбер номинация булды. «Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Иң көтелгән экранизация» номинациясен алды», – диде Владимир Котт.

  • Күп серияле тасмалар Россиянең һәм Татарстанның төрле почмакларында төшерелде. Шулай итеп кинематографистлар һәм актерлар Пермь краенда, Татарстанның Лаеш районында һәм Казанда булдылар.
  • Мини-сериал экраннарга 2019 елда чыгачак. Драма 52 минутлык сигез сериядән тора. Июнь башында «Россия 1» телеканалы тышлыкта Чулпан Хаматова белән драманың беренче постерын бастырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10