ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чирмешәндә бер укучы рус теленнән имтиханда 100 балл җыйган

24 июнь 2019, 22:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешәндә бер укучы рус теленнән имтиханда 100 балл җыйган Гомумән, рус теле буенча район күрсәткечләре былтыргыдан яхшырак.

(Чирмешән, 24 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән лицее укучысы Гүзәл Мортазина рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын максималь 100 баллга тапшырган.

Гомумән, рус теле буенча район күрсәткечләре былтыргыдан яхшырак. Бу фәннән 13 укучы 90 нан күбрәк балл җыйган, шуларның күбесе Чирмешән лицееннан - Гөлүсә Закирова укучылары.

Әлеге уку йортыннан Айсылу Гафурова һәм Алия Ганиевалар исәбендә 96 шар балл. Ландыш Сабирова 94 балл җыйган. Кадетлар мәктәп-интернатыннан Роман Миронов һәм Лашманнан Елена Ерошкина исәбендә дә шулкадәр.

Ә менә Яңа Элмәледән Оксана Темникова имтиханда өч фәнне дә: математика, рус теле һәм физиканы 94 баллга тапшырган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10