ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда «Идел буе һәм Урал буе тарихында тамгалар» күргәзмәсе ачыла

25 июнь 2019, 08:20

Күргәзмә Татарстан Дәүләт архивында 28 июньдә ачылачак.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт архивында 28 июньдә «Идел буе һәм Урал буе тарихында тамгалар» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициягә татар һәм башкортларның тамгалары (туганлык тамгалары) төзегән борынгы документлар да кертеләчәк.

Тамга хайваннарның һәм кошларның схематик сурәте, геометрик фигуралар, алфавит хәрефләре, гади сурәтләр буларак тәкъдим ителгән. 

ХХ гасыр башына кадәр күпчелек татар метрик китапларының никах турындагы язмаларында ир белән хатынның һәм шаһитларның ата-аналары тамгалары бар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10