ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда Радий Хәбиров Стивен Сигалга көрәш буенча мастер-класс күрсәткән

25 июнь 2019, 09:23

Радий Хәбиров аңа берничә көрәш алымы күрсәткән.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров танылган Голливуд актерына, хәрби сәнгать остасы Стивен Сигалга Сабан туенда көрәш буенча мастер-класс күрсәткән. Кыр бәйрәме, беренче Бөтенроссия инвестицион Сабан туе кысаларында, 23 июньдә Әбҗәлил районында, Әскәр авылы янында узган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Актер сүзләренчә, “бу аңа элек таныш булмаган, бердәнбер спорт төре”. Радий Хәбиров аңа берничә көрәш алымын күрсәткән.

"Стивен Сигалның спорт дөньясында, шул исәптән көрәштә дә аның абруе бик зур. Без аның белән бу юнәлешне үстерү, көрәш сарае идеясе турында фикер алыштык. Ул Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус вәкиле. Аңа үзе тәкъдим иткән илнең төрле почмакларын күрү кызыклы”, - дип язган Радий Хәбиров үзенең Facebook битендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10