ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“КАМАЗ” Төрекмәнстанда сервис үзәкләре челтәрен киңәйтәчәк

25 июнь 2019, 12:50 , Фото: архив/Михаил Захаров

“КАМАЗ” Төрекмәнстанда сервис үзәкләре челтәрен киңәйтәчәк Бүгенге көндә Төрекмәнстанда 10 меңнән артык КАМАЗ техникасы эксплуатацияләнә, 2021 елга кадәр тагын 2 мең берәмлек техника китерү планлаштырыла.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте Төрекмәнстанда сервис үзәкләре челтәрен киңәйтәчәк. Бүген бу хакта ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте. Брифинг Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедовның Казандагы эш визиты нәтиҗәләренә багышланды.

“Сөйләшүләр нәтиҗәсендә 2020-2021 елларда Төрекмәнстанга өстәмә рәвештә тагын 2 мең берәмлек “КАМАЗ” маркасы техникасын, шул исәптән 800 үзбушаткыч, 300 борт машинасы, коммуналь билгеләнештәге махсус техника китерү мөмкинлекләре турында контрактка кул куелды”, - диде Альберт Кәримов.

Министр әйтүенчә, “КАМАЗ” ААҖнең Төрекмәнстанда сервис үзәкләре челтәрен киңәйтүе дә сөйләшенгән. “Төрекмәнстандагы барлык машиналарны сервис белән тәэмин итүче өстәмә үзәкләр ачылуы планлаштырыла”, - диде ул.

Альберт Кәримов сүзләренчә, әлеге үзәкләрдә “Нижнекамскшина” компаниясенең шин үзәкләре урнашуы мөмкинлеге дә күздә тотылган. “КАМАЗ” компаниясе автомобильләре Төрекмәнстанда киң кулланыла. Булган мәгълүматларга караганда, биредә 10 меңнән артык Чаллы җитештергән автомобиль эксплуатацияләнә”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10