ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан кызы спорт туризмы буенча ярышта абсолют җиңүче булды

25 июнь 2019, 15:28 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Татарстан кызы спорт туризмы буенча ярышта абсолют җиңүче булды Татарстан командасы гомуми зачетта өченче урынны алды.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). 20-24 июньдә Самара өлкәсенең Жигули авылында Атлы дистанцияләрдә спорт туризмы буенча Россия беренчелегендә Татарстан спортчысы Мария Ксенофонтова абсолют җиңүче булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта Татарстан спортчысы Мария Ксенофонтова Россия беренчелегенең абсолют җиңүчесе булды. Кыз тирәлектә ориентлашып һәм тизлекне контрольдә тотып озын дистанциядә, "аллюрны контрольдә тоту" һәм "локаль каршылыкларны узу"дан торган кыска дистанциядә җиңде.

Татарстанның тагын бер вәкиле Валентина Морозова шулай ук кыска дистанциядә шәхси зачетта өченче урынны алды.

Россия командалары арасында гомуми зачетта  Р. С. Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән (Яр Чаллы) торган Татарстан Республикасының ат туризмы буенча җыелма командасы өченче урынны алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10