ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда су басудан мөмкин булган күп миллионлы зыян булдырылмый калган

25 июнь 2019, 17:46

Экспертлар бәяләгәнчә, республикада су ташуыннан 900 млн сумнан артык зыян килергә мөмкин булган.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда су басу нәтиҗәсендә халыкка килердәй күп миллионлы зыян булдырылмый калган. Экспертлар мөмкин булган югалтулар бәясен 900 млн сумнан артык бәяләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Россия суы» федераль максатчан программасының матбугат хезмәте җитәкчесе Максим Ткачев сөйләде.

«Язгы ташу куркыныч янаган территориядә булган инфраструктура объектларына: газүткәргечләргә, электр тапшыру линияләренә, торак йортларга, социаль инфраструктура объектларына, кешеләр мөлкәтенә зыян китерергә мөмкин иде. Иң мөһиме — кешеләр тормышына куркыныч туды», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Арчада белгечләр елга төбен тирәнәйтү, үзәнне чистарту һәм борылышны турайту буенча эш алып барган. Бу районда су басудан мөмкин булырдай зыян 656 миллион сумга бәяләнгән. Яшел Үзән районында (Нурлат һәм Олы Ходяшево авылларында), шулай ук Лаеш районында гидротехник корылмаларга капиталь ремонт ясалган.

Матбугат хезмәте җитәкчесе Максим Ткачев шулай ук Яшел Үзән районында зыян 120 млн сумга якын, ә Лаеш районында 135 млн сум тәшкил итә алган булыр иде, дип өстәде. Аның сүзләренчә, эшләрне төбәк башкаручысы эшләгән, әмма төгәл кем башкарганына ачыклык кертмәде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10