ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда кырыктан артык җәяүлеләр кичү юлы модернизацияләнә

25 июнь 2019, 19:27

Татарстанның 9 шәһәрендә һәм 12 муниципаль районында җәяүлеләр кичү юлларын модернизацияләү 68 млн сумга төшә.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 9 шәһәрдә һәм 12 муниципаль районда 68 млн сумга җәяүлеләр кичү юлларын утлы күрсәткеч белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Татарстан Республикасының 21 торак пунктында җәяүлеләр кичү урыннарында шулай ук светодиод светофорлар, ясалма юл тигезсезлеге, эчке яктырту һәм светодиод индикациясе белән юл билгеләре урнаштырылачак. Әйтик, Казанда 8 юлны модернизацияләү 19,5 млн сумга төшәчәк.

Эшләргә заказ бирүче, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ эшләрен 2019 елның 30 ноябренә тәмамларга планлаштыра. Җәяүлеләр кичү урыннарын җиһазлау проекты Татарстан бюджетыннан финансланачак.

Электрон аукционда катнашу өчен гаризалар бирү 10 июльдә тәмамлана, аукцион үзе 15 июльдә узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10