ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясе тарихында беренче тапкыр диссертация советы утырышы узды

25 июнь 2019, 19:51 , Фото: пресс-служба БИА (фотограф: Василий Прытков)

Болгар ислам академиясе тарихында беренче тапкыр диссертация советы утырышы узды Ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен 6 кандидат эше тыңланды.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясе тарихында беренче тапкыр диссертация советы утырышы узды. Бу хакта Болгар ислам академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ирешү өчен диссертация советы утырышын Изге Коръән укудан башладылар.

Конференциядә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов, диссертация советы рәисе Исмаил Болбол, диссертация советы секретаре Дамир Шаһавиев, шулай ук чакырылган кунаклар – Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Шиһаабетдин Гусейнов, Оренбург өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Әлфит Шәрипов катнашты.

Ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация советы утырышында 6 кандидат эше якланды. Аларның чыгышларын видеоконференция элемтәсе буенча дөньяның танылган дин белгечләре дә тыңлады: шул исәптән, Бадиг Ляхам (Сирия), Тәүфик Рамазан әл-Буты (Сирия), хокук белгече, ислам хокукы докторы Леонид Сюкияйнен (Россия).

Диссертацияләр "Гакыйдә", "Фикһ", "Коръән фәннәре" кебек юнәлешләр буенча тәкъдим ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10