ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне Рособрнадзорга җибәрергә мөмкин

25 июнь 2019, 21:44

Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан, аларның ата-аналарыннан һәм укытучыларыннан фикерләр һәм тәкъдимнәр 1 августка кадәр кабул ителә.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт БДИ катнашучыларыннан, аларның ата-аналарыннан һәм укытучыларыннан бердәм дәүләт имтиханын үткәрү процедурасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлый. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт хәбәр итә.

«Соңгы елларда БДИ процедурасы төгәл, ачык һәм максималь уйланылган булсын өчен күп эшләр башкарылды. Бу эштә безгә экспертларның фикерләре һәм тәкъдимнәре генә түгел, ә битараф булмаган гражданнар да бик ярдәм итте. Кирәк булганда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү элементларын яхшырту һәм камилләштерү өчен без теләсә нинди конструктив тәкъдимнәрне игътибар белән тыңлыйбыз», - диде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов.

Россиядә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр 1 августка кадәр БДИны камилләштерү буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен: ege2019@obrnadzor.gov.ru электрон почтасына җибәрә алалар.

Барлык кергән тәкъдимнәр ведомство белгечләре тарафыннан каралачак һәм анализланачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10