ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин Челтәр компаниясе акционерлары җыелышын үткәрәчәк һәм подстанция ачачак

26 июнь 2019, 09:29 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Песошин Челтәр компаниясе акционерлары җыелышын үткәрәчәк һәм подстанция ачачак "Порт" подстанциясе башкаланың Вахитов районы халкын, кайбер предприятиеләрне, шулай ук елга порты һәм автовокзалын электр энергиясе белән тәэмин итә.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Челтәр компаниясе акционерлары җыелышын үткәрәчәк. Премьер-министр шулай ук Вахитов районында яшәүчеләрне һәм Казанның берничә эре предприятиесен электр энергиясе белән тәэмин итүче цифрлы яңа подстанция – “Порт” ПС 110 кВ ачуда катнашачак. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Алексей Песошин "Челтәр компаниясе" ААҖ еллык гомуми җыелышын үткәрергә планлаштыра" ,- диделәр матбугат хезмәтендә. Утырышта компаниянең 2018 ел өчен еллык хисабын раслау, табыш бүлү, җәмгыятьнең гади акцияләре буенча дивидендлар исәпләү турында карар кабул итү планлаштырыла. Җыелышта Челтәр компаниясе Директорлар советының яңа составы һәм ревизия комиссиясе әгъзалары сайлау, ААҖ аудиторын раслау көтелә.

ТР Премьер-министры 1957 елда файдалануга тапшырылган шул исемдәге подстанция урынына төзелгән “Порт” цифрлы подстанциясен ачуда катнашачак. Яңа энергообъектны төзү Казанның Вахитов районында кулланучыларны электр белән тәэмин итүне чикләмичә алып барылды.

Проектлаганда шәһәр администрациясе тарафыннан архитектура киңлеген формалаштыруга тәкъдим ителә торган яңа таләпләр исәпкә алынды. Барлык трансформаторлар да тышкы мохит йогынтысыннан, экологик яктан тулысынча якланган һәм җиһазларны эксплуатацияләү куркынычсызлыгын тәэмин итә.

Яңа подстанция төзелеше объектның зур социаль әһәмияткә ия булуына бәйле иде. Подстанция Вахитов районының 18,2 меңнән артык кешесе яши торган торак йортларын, “Нәфис Косметикс”, “Мелита”, Казан медик-инструменталь заводы, “Метроэлектротранс”, “Радиоприбор”, Казан төгәл машина төзелеше заводы кебек эре предприятиеләрне тәэмин итә.

Шулай ук “Порт” подстанциясеннән “Водоканал” МУП, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 2 нче төзәтү колониясе, елга порты һәм “Башкала” автовокзалы да электр энергиясе ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10