ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Арчада WorldSkills дөнья чемпионаты флагы эстафетасы булды

26 июнь 2019, 10:53 , Фото: mtsz.tatarstan.ru

Арчада WorldSkills дөнья чемпионаты флагы эстафетасы булды Флагка Арча районы гербы бизәге төшерелгән.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). 25 июньдә Арчада эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты флагы эстафетасы узды. Чарада Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада шулай ук WorldSkills дөнья беренчелегенең оештыру комитеты вәкилләре дә катнашты. Чараның тантаналы өлеше катнашучыларны эшче һөнәрләр чемпионаты белән таныштырды. Моннан тыш, флагка Арча районы гербы бизәге төшерелгән иде. Алтын һәм Алмаз исемле буй курчаклар тантана кунакларының күңелләрен ачты. Барлык теләүчеләр дә алар белән истәлекле фото ясады.

  • 22-27 август көннәрендә Казанда узачак 45 нче эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын ачу тантанасы WorldSkills флагы эстафетасының финал ноктасы булачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10