ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мансур Җәләлетдин Башкортстанның элекке мөфтие турында: Гадел кеше иде

26 июнь 2019, 13:09 , Фото: архив/Владимир Васильев

Мансур Җәләлетдин Башкортстанның элекке мөфтие турында: Гадел кеше иде Бүген Башкортстанның элеккеге мөфтие Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин вафат булды.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Башкортстанның элекке мөфтие турында истәлекләре белән уртаклашты. Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин гадел мөфти иде, ди ул.

“Уфада ике мөфтият. Ул беркайчан да урын бүлешмәде, “Син мөфти, мин мөфти”, - дип ятмады. Кешелекле иде. Бөтен кеше белән дә уртак тел табып эшләде, үз эшен белә иде. Аны бөтен халык яратты”, - дип сөйләде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин 1975 елда Бохараның “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә белем алган. Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә шушы уку уку йортында укыган, ул үзенең элекке мөфти белән дус булуын әйтте.

“Уфага барганда, мине Нурмөхәммәт хәзрәт каршы алды. Казанга килгәндә безгә - “Мәрҗәни” мәчетенә килә иде. Бик юаш, матур, мөлаем, тәртипле, әхлаклы кеше иде. Урыны оҗмахта булсын”, - дип, Нурмөхәммәт хәзрәтне искә алды Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

  • Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин 1946 елда БАССРның Баймак районы Сибай шәһәрендә дөньяга килгән. 1992 елның августында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып сайлана. Ул бу вазифада быелның 29 апреленә кадәр эшләде. Нурмөхәммәт хәзрәт бүген вафат булды. Аңа 72 яшь иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10