ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Россия җыелма командасы составында 14 татарстанлы чыгыш ясаячак

26 июнь 2019, 14:17

Чемпионатта Россия Федерациясе җыелма командасын барлыгы 63 катнашучы тәкъдим итәчәк.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстаннан 14 катнашучы Казандагы дөнья чемпионатында WorldSkills Russia җыелма командасының төп составына керде. Бу хакта чемпионатның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә WorldSkills Russia милли җыелма командасының Казандагы дөнья чемпионатында төп составы игълан ителде. Аны Россиянең 25 төбәгеннән барлыгы 63 конкурсант тәкъдим итәчәк.

Россия әләме данын якларга тиешле егетләр һәм кызларның исемнәре чемпионатта катнашучы 68 ил җыелма командасының калган конкурсантлары белән бергә игълан ителде. Чемпионатта барлыгы 1,5 мең катнашучы булыр дип көтелә.

  • WorldSkills Kazan 2019 Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10