ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда велосипедта йөргән алты яшьлек малайны бәрдергәннәр

26 июнь 2019, 14:00

Юл-транспорт һәлакәте Татарстан урамындагы 70нче йорт янында була.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Казандагы йорт ишегалдында алты яшьлек велосипедчыны бәрдергәннәр. Бу хакта Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

«Кичә кич Татарстан урамындагы 70нче йорт ишегалдында «Дэу» шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз тизлекне сайламый һәм велосипедтагы малайны бәрдерә», – дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланың аягы җәрәхәтләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10