ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

БДИда интернеттан файдаланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр

26 июнь 2019, 14:35

Имтиханнарны цифрлаштыру укучыларның тәнкыйди фикерләвен бәяләргә һәм мәгълүматны ятлауның әһәмиятен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Гуманитар фәннәр буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә мәгълүмат эзләү өчен интернеттан файдаланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

«Гуманитар фәннәр өчен төрле мультимедиа чыганакларыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Мәсәлән, географиядә геомәгълүмат системалары белән эшләү», - дип белдерде Россия мәгариф күзәтчелеге педагогик үлчәнеш Федераль институты директоры Оксана Решетникова.

Шулай ук ул цифрлаштыру табигый-фәнни цикл фәннәре буенча белемнәрне тикшерүне үзгәртү мөмкинлеге бирәчәк, дип өстәде. Әйтик, контроль-үлчәү материалларына видеофрагмент һәм экспериментлар белән биремнәр өстәргә мөмкин булачак. Алар реаль тормышта физик, химик һәм биологик процессларны карарга мөмкинлек бирәчәк. 

Россия мәгариф күзәтчелеге педагогик үлчәнеш Федераль институты белгечләре исәпләп чыгарганча, яңалыкларны эшләү һәм сынап карау өчен биш елга якын вакыт кирәк булачак.

Имтихан структурасына цифрлы технологияләр кертү укучыларның тәнкыйди фикерләвен бәяләргә һәм мәгълүматны ятлау әһәмиятен киметергә мөмкинлек бирәчәк, ди экспертлар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10