ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Тарихчы Трепавлов: Алтын Урда турында тискәре фикерләр гадел күренеш түгел

26 июнь 2019, 15:37 , Фото: Владимир Васильев

Тарихчы Трепавлов: Алтын Урда турында тискәре фикерләр гадел күренеш түгел “Ачыкланган мәгълүматлар тискәре стереотиплардан бик ерак, хәзер алар акрынлап юыла бара”, - диде ул.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алтын Урданың рус тарихында кара полоса рәвешендәге репутациясе гадел түгел. Россия Фәннәр Академиясенең Россия тарихы институты фәнни хезмәткәре Вадим Трепавлов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Галим “PaxTatarica: Алтын Урда тарихының генезисы һәм дәүләтчелеге” VI Халыкара Алтын Урда форумында катнаша.

“Бу империя тарихы мирасы әле дә саклана. Алтын Урда сурәтләнгән заманча фильмнарны карасак, ниндидер варварларның кыргый Урдасы кебек күрсәтелә. Бу гадел күренеш түгел. Татарстан тарихчылары яки археологлар белән сөйләшсәң, бу югары үсеш алган цивилизацияле дәүләт булуы аңлашыла”, - диде Вадим Трепавлов.

Ул җәмәгатьчелек фикерендә Алтын Урда халкының терлекчеләр, күчмә халык буларак күзаллануын әйтте. “Хакыйкать гел уртада, чөнки Алтын Урда халкының 95 проценты далада яшәп, терлек асраган. Ә күчмә халык туктаган урыннарны археологлар ачыклый алмый, шуңа күрә Алтын Урдада төп халык массасының тормышын раслау кыен. Без әле күп нәрсәне белмибез, алда әле безнең океан эш көтә”, – дип саный белгеч.

Ул Алтын Урданың үзендә булдырылган документлар сакланмаганын, вакыт аларны юкка чыгарганын искәртте. “Нигездә, алар хакында анда булмаган, Мисырда яки Иранда яшәүчеләр язган. Тарихчыларның халыкара күмәк хезмәттәшлеге белән, дәүләтнең үсеш контурларын бераз чамалап була”, - диде.

Аның фикеренчә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты чыгарган дөнья тарихында Алтын Урда турында рус һәм инглиз телләрендә хезмәт чыгаруын бу дәүләтнең тарихы турында соңгы сүз дип бәяләргә була. “Шушы ачыкланган мәгълүматлар тискәре стереотиплардан бик ерак. Бу негатив күзаллаулар хәзер юыла барса да, киңкүләм җәмәгатьчелек аңында әле яшәвен дәвам итә”, - ди Трепавлов.

"Алтын Урданы рус тарихына бәйләп карау мәҗбүри түгел. Алтын Урда мөстәкыйль урынны алып торган", - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10