ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Баулыда, су җитмәү сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде

26 июнь 2019, 15:25 , Фото: instagram.com/ikmobavly/

Баулыда, су җитмәү сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде Шәһәрдә эчәргә яраклы һәм техник су ташу оештырылган.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Баулы шәһәрендә су бирүдә өзеклекләр аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин «Хезмәткә дан» җирле газетасына биргән интервьюсында сөйләде.

Рамил Гатиятуллин әйтүенчә, 20 июньдә Миңнегулов су алу җайланмасында «тәүлегенә йөз кубометрга кадәр су чыгаручы төп насосы сафтан чыккан». Нефтьчеләр ярдәме белән скважинаны торгызу буенча чаралар күрелде, тагын бер насос эшләтеп җибәрелде, әмма аның егәрлеге түбән. Әмма савытлар буш булу аркасында тиешле басымны торгызу авыр.

«Эшчеләр дебит булмау сәбәпле, Миннегулов су алу җайланмасында борауланган ун скважинадан эшләмәгән биш скважинаны торгызырга омтылалар. Алга таба таләп ителә торган егәрлектә яңа насослар сатып алачакбыз», – дип ышандырды район башлыгы. Шул ук вакытта нефть скважиналарын торгызу белән шөгыльләнүче нефтьчеләрнең тиешле тәҗрибәсе булмавын әйтте.

25 июньгә булган мәгълүматларга караганда, су җитмәү бөтен шәһәр буенча күзәтелгән. Муниципалитет җитәкчесе Баулыда яшәүчеләргә үз вакытында су белән тәэмин итү мөмкинлеге булмау өчен гафу үтенде.

Моннан тыш, Рамил Гатиятуллин су белән тәэмин иткән өчен норматив буенча түләүчеләргә түләү күләмен киметәчәген хәбәр итте. Скважиналар торгызуга өстәмә акча бүлеп бирү үтенече белән район җитәкчелегенең мөрәҗәгате Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрелде.

Әлегә Баулыда эчә торган һәм техник су ташу оештырылган. Бу хакта дә социаль челтәрләрдә үзенең битләрендә шәһәрнең башкарма комитеты хәбәр итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10