ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чирмешән районында мәктәпне тәмамлаучылар балга җыелды

26 июнь 2019, 23:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән районында мәктәпне тәмамлаучылар балга җыелды Фән олимпиадалары җиңүчеләрен, спортта, мәдәниятта танылган укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

(Чирмешән, 26 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында 11 сыйныфны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар. Районның 13 мәктәбен тәмамлаган 113 егет һәм кызны район мәдәният йортына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балның хуҗаларын - чыгарылыш класс укучыларын район башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалтдинов котлады, юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләде. Ул барлык фәннәрдән дә “5” ле булган һәм бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырган тугыз укучыга “Укуда аерым уңышлары өчен” медальләре тапшырды.

Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда, биредә 25 укучының өчесе: Айсылу Гафурова, Алия Ганиева, Рәзил Дәүләтшин медаль белән бүләкләнде. Лашман мәктәбен тәмамлаучы Лилия Гатина һәм Елена Ерошкина, Иске Үтәмештән Алия Мингулова, кадетлар мәктәп-интернатыннан Роман Миронов һәм Дмитрий Перцев, Яңа Элмәледән Оксана Темниковалар да медаль ияләре. Сүз уңаеннан, Оксана өч фәннән: рус теленнән, физикадан һәм математикадан 94 әр балл җыйган.

Районда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарында югары – 90 һәм күбрәк баллар туплаучылар күп. 

Бүген фән олимпиадалары җиңүчеләрен, спортта, мәдәниятта танылган укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Кайбер укучылар сәхнә түренә берничә тапкыр күтәрелде, бүләкләргә ия булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10