ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең хезмәт хакы артачак

26 июнь 2019, 16:53 , Фото: Динара Прокопьева

Татарстанда яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең хезмәт хакы артачак 1 июльдән индексация булачак, дип аңлатты Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакы уртача 31,8 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

«1 июльгә яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексацияләнәчәк, яңадан каралачак. Бу түрәләрнең түгел, яшьләр үзәкләрендә, яшьләр клубларында эшләүче педагогларның хезмәт хакы турында сүз бара», - диде республика яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы.

Әлегә яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең уртача хезмәт хакы 21 мең сум тәшкил итә. Ул 31,8 мең сумга кадәр үсәчәк һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хакы белән тигезләшәчәк, диде Дамир Фәттахов.

«1 июльдән булачак хезмәт хакы да иң зурысы түгел, мөгаен. Әмма кешеләр лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Кешеләрнең яшьләр белән эшләүләрен телибез икән, белгечләр аларның хезмәте лаеклы рәвештә түләнүен аңларга тиеш», - дип өстәде ул.

Ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы индексациядән соң биш ел узгач яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәт хакын күтәрергә кушты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10