ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Курган өлкәсе Сабан туенда Чирмешән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак

26 июнь 2019, 21:35 , Фото: tatar-congress.org

Курган өлкәсе Сабан туенда Чирмешән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак Курган өлкәсе татарларының милли ишегаллары, декоратив-гамәли иҗат һәм милли татар ашлары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). 6 июльдә Курган шәһәрендә Үзәк мәдәният һәм ял паркында өлкә Сабан туе узачак. Милли бәйрәмдә Чирмешән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Курган өлкәсе һәм Курган шәһәреннән килгән иң яхшы коллективлар чыгышы тәкъдим ителәчәк.

Программада милли уеннар, конкурслар, спорт ярышлары (көрәш), Татарстан Чирмешән районы кунакларыннан концерт программасы каралган. Шулай ук Курган өлкәсе татарларының милли ишегаллары, декоратив-гамәли иҗат һәм милли татар ашлары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10