ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Россия төбәкләрендә балалар травматизмын кисәтү үзәкләре барлыкка киләчәк

26 июнь 2019, 19:06

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында шундый йөкләмә биргән.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Иминият компанияләре катнашында булдырылган балалар травматизмын профилактикалау үзәкләре Россиянең барлык субъектларында да барлыкка килергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында шундый йөкләмә биргән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Балалар травматизмын кисәтү үзәкләре үзләрен яхшы тәкъдим итте. Алар 38 төбәктә иминият җәмгыятьләре катнашында оештырылган. Мондый үзәкләр Федерациянең һәр субъектында булырга тиеш дип уйлыйм, — дигән дәүләт башлыгы. - Хөрмәтле хезмәттәшләр, моңа игътибар итүегезне сорыйм».

Шул ук вакытта Владимир Путин юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү дәүләтнең төп бурычы булып калуын әйтте. «Даими рәвештә агарту эшләре алып барырга кирәк, шул исәптән үсеп килүче буын өчен дә», — дигән ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10