ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Kazan 2019 ачылу тантанасы интерактив булачак

26 июнь 2019, 20:37 , Фото: Михаил Захаров, Султан Исхаков

WorldSkills Kazan 2019 ачылу тантанасы интерактив булачак Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар 30 майда сатыла башлады.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). «Казан Арена» стадионында эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасы интерактив булачак. Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Тамашачылар хәрәкәткә һәм тантананың мәгънәсенә үзләре йогынты ясый алачак. Оештыручылар уйлавынча, һәр тамашачының реквизитлы тамашачы пакеты булачак», - дип аңлатты Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Моннан тыш, Ләйлә Фазлыева чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары өчен танылган продюсер Игорь Крутой командасы җавап бирүен дә искәртте. Баш режиссер - Казанда 2013 елгы Универсиаданы оештыру һәм үткәрү, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча чемпионатны, Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивален һәм башка халыкара чараларны оештыру тәҗрибәсе булган Алексей Сеченов.

«Төп бурыч – тамашачыларны WorldSkills хәрәкәте белән таныштыру, чараның сюжеты, ул хезмәт дөньясы, һөнәре кешелек тормышында зур роль уйнавын тагын бер кат раслый», – дип өстәде Ләйлә Фазлыева.

Артистлар кастинглары апрель-май айларында үткәрелде, июль-август айларында репетицияләр белән шөгыльләнәчәкләр. Үзенчәлекле декорацияләр эшләнгән һәм расланган, «Казан Арена» стадионын әзерләү башланды. Ачылу һәм ябылу тантаналары «Россия 24» телеканалында һәм Интернетта трансляцияләнәчәк.

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 Дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27 август көннәрендә узачак. Анда 69 илдән 1,5 меңгә якын конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә көч сынашачак. Ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар сату 30 майда башланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10