ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тарихчы “Татар-монгол игосы”н ясалма термин дип атады

26 июнь 2019, 20:56 , Фото: Владимир Васильев

Тарихчы “Татар-монгол игосы”н ясалма термин дип атады Вадим Трепавлов сүзләренчә, бу терминны кулланганда, аның каян килеп чыкканын аңларга кирәк.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Россия халыклары тарихы һәм Россия тарихы институтының этникара мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Вадим Трепавлов “татар-монгол игосы”н ясалма термин дип атады. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Мин Татар-монгол изүе аңлатмасына карата тискәре караш бар икәнен беләм. Ул берничә гасыр элек барлыкка килгән һәм тарихны өйрәнү өлкәсенә сеңеп калган. Мин, әлбәттә, бу сүздән файдалануга каршы түгел. Ләкин һәрчак бу термин артында нәрсә ятканын аңларга кирәк”, - диде ул.

Тарихчы әйтүенчә, Балканда Госманлы империясенең 500 еллык идарәсе (игосы) Алтын Урданың рус җирләренә идарәсенә караганда күпкә авыррак булган. “Татар-монгол изүе (игосы) ул – ясалма әйбер”, - диде ул.

Вадим Трепавлов бу терминның никадәр таралганын, халыкның “игоны” ничек кабул иткәнен аңлатыр өчен, үзе белән булган бер мәзәк хәл турында сөйләде.

“Берничә ел элек мин казах журналистының сорауларына җавап биргән идем. Журналист татар-монгол игосының казах халкына тәэсирен ничек бәялисез дип сорады. Ул кыз Алтын Урдада казахларның бабалары - кыпчаклар яшәгәнлеген, шул кыпчакларның “татар-монголлар” икәнен белгәч, гаҗәпкә калды”, - дип сөйләде Вадим Трепавлов.

“Без “игомы”, “иго түгелме” терминнары белән уйнаганга карап кына безнең башлардан бу “ботка” юкка чыга алмый. Бу - ясалма термин. Ләкин әдәбиятта бу терминны куллануның бер начарлыгын да күрмим”, - диде тарихчы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10