ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда һава торышы салкын һәм дымлы булачак

26 июнь 2019, 21:11 , Фото: Владимир Васильев

Татарстанда һава торышы салкын һәм дымлы булачак Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 7 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 июньдә Татарстан территориясендә салкын һәм дымлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән, иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә температура 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +15, +20 градуска кадәр җылыначак. Төбәкнең көнчыгыш районнарында җылырак, көньяк-көнбатышта салкынрак булачак.

Шул ук вакытта Татарстанда яшен дә, алар белән бәйле рәвештә җил көчәю көтелми. Пәнҗешәмбе көнне көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә явым-төшемнәрне республика аша үтеп баручы атмосфера фронтлары алып килә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10