ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда беренче татарча ситком төшерелә башлый

26 июнь 2019, 21:45

Казанда беренче татарча ситком төшерелә башлый Җәй дәвамында 30 серия төшереләчәк һәм яңа сезонда ул ТНВ телеканалы тамашачысына тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 1 июльдән Казанда беренче татарча ситком төшерелә башлый. Ул «Рәхәт яшибез» дип атала. Яңа проект турындагы мәгълүматны проектның директоры, башкарма продюсеры Леонард Дәүләтшин бирде.

Ситкомның идея авторы – Мансур Гыйләҗев. Сценарийлар креатив төркем тарафыннан алдан төзелгән план буенча язылган. Сценарий авторлары арасында Аманулла, Рәмис Нәҗмиев, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Илһам Гомәров һәм журналист Рәмис Латыйпов бар.

“Ситком серияләрен февраль-март аенда яза башладык. Күп татар язучылар язып карадылар, ләкин алар ситком форматына керә алмадылар. Ситком – ул ситуация комедиясе һәм аның үз телевизион форматы бар. Сюжет вертикальгә корылган, ягъни, һәр серия – дәвамсыз вакыйга, бары тик геройлар гына шул ук. Без ситком форматын тоемлый торган креатив төркем тупладык”, - ди проектның редакторы Айсылу Хафизова.

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

#ситком #тнв #пробы Сегодня состоялась первая проба артистов на первый татарский (уж пардон!) ситком под рабочим названием "Рэхэт яшибез". Идея ситкома принадлежит Мансуру Гилязову. Креативная группа сценаристов (Альберт Шакиров, Рамис Назмиев, Ильтазар Мухамматгалиев, Рустем Каримуллин и я) разработала персонажей, сюжетную линию и поэпизодник каждой серии. Потом к работе присоелинились Аманулла, Ркаил Зайдулла, Лябиб Лерон. Ильхам Гумаров - дебютант в сценарном деле. Серии первого сезона дописываются, а первая проба дала первые результаты.

Публикация от Айсылу айс (@altinminbarpr)

Төп персонажлар – Сабит белән Халисә, аларның улы Ирек, Халисәнең әти-әинсе – Хәбибрахман белән Роза. Гаилә авылдан йорт-җирен сатып вакытлыча шәһәргә күченгән. Гаилә бер фатирда яши һәм алар төрле кызыклы ситуацияләрдә калалар.

“Ситкомда безнең алты төп персонаж бар. Әби белән бабайны Фирая Әкбәрова белән Илдус Әхмәтҗанов, ир белән хатынны Гөлчәчәк Хафизова белән Илфат Камалиев уйнаячак. Яшьләр роленә Казан театр училищесыннан ике студент сайланды – Эльвина Насыйбуллина һәм Фәрхәд Мөхәммәтҗанов”, - диде Леонард Дәүләтшин.

ТНВ каналы проекты булган ситкомның телевизион режиссеры Алмаз Әкбәров, актерлар буенча режиссер – Радик Бариев. Леонард Дәүләтшин әйтүенчә, эш өчен декорацияләр белән махсус павильон әзерләнгән. Җәй дәвамында 30 серия төшереләчәк һәм яңа сезонда ул ТНВ телеканалы тамашачысына тәкъдим ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10