ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Дөньяның иң зур татар авылы Сабан туена әзерләнә

27 июнь 2019, 09:15

2017 елда Урта Әләзән Бөтенроссия Сабан туен да кабул иткән иде һәм анда кырык меңләп кеше катнашты.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). 29 июнь көнне дөньядагы иң зур татар авылы - Пенза өлкәсе Урта Әләзәндә Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
 
Билгеле булганча, биредә ун меңләп кеше яши. 2017 елда Урта Әләзән Бөтенроссия Сабан туен да кабул иткән иде һәм анда кырык меңләп кеше катнашты. 
 
Пензаның үзендә Сабан туе 6 июльгә билгеләнгән. Өлкәдә иң соңгы милли бәйрәм исә 21 сентябрь көнне Гадел Кутуйның туган авылы Татар Кынадысында узачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10