ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Менделеевскида беренче бард җырлары фестивале җиңүчеләре ачыкланды

27 июнь 2019, 03:00

Менделеевскида беренче бард җырлары фестивале җиңүчеләре ачыкланды Барлык катнашучылар номинацияләр буенча бүләкләнде.

(Менделеевск, 27 июнь, "Татар-информ", "Менделеевск яңалыклары", Рәхилә Мирзаянова).  Менделеевскида шундый исемдә беренче бард җырлары фестивале узды
 «Ушков утраулары» паркына гитарада уйнауны яратучылар, тамашачы җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Музыкаль бәйгедә ун бард катнашырга теләк белдерде. Шартлар буенча аларга ике җыр башкарырга кирәк иде. Чыгышларны компетентлы жюри бәяләде. Тамашачылар да катнашучылар өчен тавыш бирә алдылар, купоннарны салу өчен урна урнаштырылды.

Җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин котлады, әлеге фестиваль традициягә керәчәк дип билгеләде. Бардлар авторлык әсәрләрен, Пастернак сүзләренә композицияләр сайладылар.

– «Никого не будет в доме» җырын башкарам, – дип бүлеште Радик Ахунҗанов. – Минем репертуарымда Борис Леонидович иҗатына һәрвакыт урын бар.

– Данияр Кәбиров чыгышы ошады, – дип билгеләде Кировтан килгән Галина Ефремова. – Аның өчен тавыш бирдем.

Нәтиҗәдә Д.Кәбиров “Тамашачы симпатиясе призы” дипломын алды. Барлык катнашучылар номинацияләр буенча бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10