ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан яшьләргә сәяхәт итү өчен иң кызыклы шәһәрләр бишлегенә кергән

27 июнь 2019, 11:41

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, яшьләр төркем белән яки парлап сәяхәт итә.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы яшьләргә җәйге сәяхәт өчен кызыклы шәһәрләр бишлегенә кергән. Исемлекне “ТурСтат” агентлыгы тәкъдим иткән.

Казаннан тыш, бишлеккә Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи һәм Екатеринбург шәһәрләре кергән. Агентлык мәгълүматлары буенча, яшьләр төркем белән яки парлап сәяхәт итә. Тарихи урыннарны, музейларны карыйлар. Шулай ук яшь туристлар өчен клубларда ял итү, ачык һавада уза торган фестивальләр һәм бәйрәмнәр кызыклы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10