ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Альберт Шиһабетдинов “ТАИФ”ның яңа идарәче компаниясен җитәкләячәк

27 июнь 2019, 12:39 , Фото: архив, tatarstan.ru

Альберт Шиһабетдинов “ТАИФ”ның яңа идарәче компаниясен җитәкләячәк Бүген “ТАИФ” компанияләр группасына яңа генераль директор сайланды.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). “ТАИФ” группасының элекке генераль директоры Альберт Шиһабетдинов яңа төзелгән “ТАИФ” идарәче компаниясен җитәкләячәк. Шул ук вакытта ул баш компания генераль директорының стратегик үсеш буенча киңәшчесе вазифасын да башкарачак. Бу хакта Альберт Шиһабетдинов журналистлар белән сөйләшкән вакытта әйтте.

Годовое собрание акционеров ТАИФ

“Миңа стратегик үсеш буенча генераль директор киңәшчесе вазифасы һәм баш компания составыннан чыгарылган, яңа төзелгән “ТАИФ” идарәче компаниясен җитәкләү тәкъдим ителде”, - диде Шиһабетдинов. Элекке генераль директор “ТАИФ” идарәче компаниясенә нинди активлар тапшырылачагын әйтмәде, әмма “реорганизация эшләре төгәлләнеп” килүен белдерде.

“ТАИФ” генераль директоры вазифасыннан китү сәбәпләре турында сорауга җавап биргәндә, Альберт Шиһабетдинов хәзерге вакытта компаниягә динамик һәм заманча җитәкче кирәклеген әйтте.

Годовое собрание акционеров ТАИФ

  • “ТАИФ” компанияләр группасы 1990нчы еллар уртасында инвестфонд буларак оеша. Әмма берникадәр вакыттан соң Татарстанның берничә зур сәнәгать оешмаларын контрольгә ала. Хәзерге вакытта оешма нефть эшкәртү һәм нефть химиясе белән шөгыльләнә. 2013 елда “ТАИФ” компанияләр группасы Forbes журналы рейтингында беренче урынны ала. Альберт Шиһабетдинов компания оешканнан бирле генераль директор вазифасын башкарган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10