ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан сәяхәт итү өчен Россиянең иң куркынычсыз төбәкләре исемлегенә кергән

27 июнь 2019, 15:08

Рейтингны онлайн сәяхәт агентлыгы кулланучылары төзегән.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстан сәяхәт итү өчен Россиянең иң куркынычсыз төбәкләре исемлегенә кергән. Бу хакта Biletix онлайн сәяхәт агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән RT басмасы яза.

Сервисны кулланучылар фикеренчә, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе иң куркынычсыз төбәкләр. Рейтингка шулай ук Татарстан, Алтай, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар өлкәсе кергән. Әмма соңгы өч төбәк буенча фикерләре төрлечә. Бу төбәкләр берьюлы туризм өчен имин һәм куркыныч төбәкләр исемлегенә дә кергән.

Мәскәү белән Краснодардан тыш, кулланучылар Дагыстанны, Чечня һәм Свердловск өлкәләрен иң куркынычы дип саный.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10