ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Омск өлкәсе губернаторы Казанга Татарстан белән килешүне яңарту өчен киләчәк

27 июнь 2019, 16:06 , Фото: gubernator.omskportal.ru

Омск өлкәсе губернаторы Казанга Татарстан белән килешүне яңарту өчен киләчәк
Александр Бурковка “Химград” технополисы, “Эйдос-Медицина” үзәге һәм Горький исемендәге завод эшен күрсәтәчәкләр.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 1 июльдә Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков Казанга эш визиты белән киләчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

“Дүшәмбе көнне Казан Кремлендә Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков җитәкчелегендәге делегацияне көтәләр. Кунакларга “Химград” технополисы эшен күрсәтәчәкләр, аннары алар Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында, ИТ-паркта, “Эйдос-Медицина” үзәгендә булачак. Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдим итү булачак”, - диде Лилия Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу кичкә планлаштырылган. Аннан соң киңәйтелгән составта сөйләшүләр башланачак, диде Казан Кремле вәкиле.

“Сөйләшүләр процессы тәмамлангач, ике субъект Хөкүмәтләре арасында икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак. Шулай итеп, без 2000 елда имзаланган килешүне яңартачакбыз”, - дип аңлатты Лилия Галимова.

Соңгы еллар йомгаклары буенча төбәкара товар әйләнеше 4 млрд сумга җитте. Татарстан Омск өлкәсенә йөк автомобильләре, авыл хуҗалыгы техникасы, химия продукциясе, медицина җиһазлары, дарулар җибәрә. Омскидан республикага синтетик каучук, автомобиль бензины һ.б. җибәрелә. Омск предприятиеләре Татарстанның “Түбән Кама Нефтехим” һәм “Татнефть” белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10